2021 нче елның 1 нче мартында Зәй шәһәренең 16 нчы урта мәктәбе базасында "Ел укытучысы" Бөтенроссия һөнәри осталык конкурсының зона этабы узды. Безнең район данын МБББУ "Җәлил гимназиясе"нең физик культура укытучысы Рәхимов Ринат Фәдит улы, МБББУ “1 нче номерлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең башлангыч сыйныфлар укытучысы Җәлилова Аида Ренат кызы, МБББУ “Сарман гимназиясе”нең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Җамалетдинова Ләйсән Рамил кызы яклады. Шулай ук Зәй шәһәренең 7нче урта мәктәбе базасында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" республика конкурсының зона этабында МБББУ “Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбе”нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Шәмсиева Эльвира Инсаф кызы катнашты. Конкурсантлар үз дәресләрен һәм мастер-классларын лаеклы күрсәттеләр.