“Шәфкать” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә музей хезмәткәрләре һәм Мортыш-Тамак ветераннар советы “Чишмә” фольклор ансамбле белән берлектә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган кичә үткәрелде. Кичә якташларыбыз, педагоглар, беренче Туган тел китапларын эшләүче Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларның иҗат һәм тормыш юлларына, туган телне үстерүнең әһәмиятенә багышланган әңгәмә белән башланып китте. М.Галләмованың туган тел китаплары күргәзмәсе эшләде. Чара “Чишмә” ансамбленең чыгышлары белән дәвам итте.