Мәдәният яңалыклары

2021 елның 3 марты, чәршәмбе

2 нче март көнне район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган “Язлар матур хатын-кызлар белән...” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып үтте. Бәйрәм белән район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләп, районның иҗтимагый тормышында актив катнашкан һәм хөнәри уңышларга ирешкән хатын-кызларга Рәхмәт хатлары, истәлек бүләкләре тапшырды. “Ел ир-аты: хатын-кыз карашы”, “Ел хатын-кызы” конкурсының җиңүчеләрен район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова бүләкләде. Бәйрәм чарасы ир-егетләрнең матур җырлары, “Жасмин” һәм “Умырзая” коллективлары биюләре белән үрелеп барды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International