Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында 3нче март көнне Сарман үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Сарман гомуми белем бирү мәктәбе»нең 2 «В» сыйныф укучылары өчен «Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел» – дип исемләнгән әдәби кичә үткәрделәр. Китапханәчеләр балаларга туган телне өйрәнүнең мөһимлеге, аны сакларга, якларга кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар ана сөте белән бирелгән туган телләрен онытмау белән беррәттән башка телләрне дә өйрәнергә һәм хөрмәт итәргә тиеш. Чара барышында балалар китапханәчеләр белән бергә «Туган тел» җырын башкардылар. Укучыларга чараның фольклор өлеше аеруча ошады, анда алар үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Чара чын чынлап иҗади һәм танып – белү чарасы булды.