Әни - һәр бала өчен иң якын, туган һәм кадерле сүз. 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан 3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасының уртанчылар төркеме балалары 8 нче март-Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан балалар бакчасында "Әниемә бүләк" дигән темага рәсемнәр күргәзмәсе оештырдылар. Барлык балалар да әниләрен сөендерергә тырыштылар, һәм алар моңа ирештеләр. Әниләр күргәзмәне караудан бик канәгать калдылар һәм бәйрәм кәефе алдылар.