8 Март бәйрәме алдыннан 3 нче санлы "Аленушка" балалар бакчасында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган чаралар узды. Котлаулар, җырлар, биюләр һәм шигырьләр яраткан әниләр өчен яңгырады. Әлеге чаралар безнең балалар бакчасы тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасын кертте.