Сарман үзәк китапханәсенең “Книгостайл” могҗизалы бүлмәсендә өлкәннәр өчен «Бүләк итик күңел җылысын» дип исемләнгән әдәби – музыкаль кичә үтте. Чара 8 март – Халыкара – хатын кызлар көненә багышланды. Китапханә директоры Роза Гайфуллина бәйрәм сәламен җиткергәч җыр – моң агылды, нәфис сүз , уеннар оештырылды, бәйрәм уңаеннан өлкәннәргә бүләкләр тапшырылды. Әлеге бәйрәм кунаклар күңелендә бары тик җылы хисләр, уңай тәэсирләр калдырды.
Кичәбезне «Тормышның язы һәм чәчәге хатын – кыз» исемле китап күргәзмәсе бизәде.