«Созвездие-Йолдызлык 2021» XXI республика фестиваленең зона этабы

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Ел саен үткәрелә торган «Созвездие-Йолдызлык»эстрада сәнгатенең XXI ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең зона этабында меңгә якын катнашучы чыгыш ясады. 2 һәм 3 мартта ул Зәй шәһәрендә узды, катнашучылар арасында – Сарман, Зәй һәм Түбән Кама районнары вәкилләре. Быел зур фестиваль хәрәкәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган.

«Хореография», «Конферанс», «Вокал-соло», «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендә Сарман районыннан 200гә якын бала үз осталыкларын сынады.

         Безнең яшь талантларыбыз матур номерлар күрсәттеләр һәм жюрига һәм тамашачыларга яхшы кәеф бүләк иттеләр.

Сарман талантлары 12 призлы урын һәм 4 махсус призга лаек булдылар:

1 урын - Хисамова Эмилия (конферанс, кече төркем), Җәлил, җит.Сәлимгәрәева Алсу, Хисамова Лилия.

1 урын-Хәбибуллина Айсылу (вокал-соло, өлкән төркем), Җәлил, җит.Кашапова Рәисә

2 урын-Хөсәенова Рамилә (вокал-соло, урта төркем), Мортыштамак авылы, җит. Хәмидуллина Расиха

2 урын – «Ихлас» вокаль ансамбле (кече төркем), Җәлил, җит. Нуретдинова Ландыш

2 урын - Мухамадиев Эдуард (вокал-соло, 2 нче кече төркем), Сарайлы, җит.Хәмидуллина Расиха

2 урын-Әлкаев Данил (вокал-соло, 2 нче кече төркем), Җәлил, җит. Гыйльфанова Раушания

2 урын-Мәрдәнова Индира, Төхбәтуллина Элина (конферанс, урта төркем), Җәлил, җит. Фәрхетдинов Александр

2 урын-Хисамов Радэль (конферанс, урта төркем), Җәлил, җит.Сәлимгәрәева Алсу, Хисамова Лилия

3 урын - «Жасмин» хореография коллективы (урта төркем), Сарман , җит. Хәйбрахманова Миләүшә

3 урын - «Кэеф " татар вокаль ансамбле (урта төркем), Җәлил, җит. Нуретдинова Ландыш

3 урын-Бәдретдинов Ризван (конферанс, урта төркем), Колмәт авылы, җит. Салихова Илмира

3 урын-Бәдретдинова Рәзилә (конферанс, урта төркем), Колмәт авылы, җит. Салихова Илмира

Жюриның махсус призлары:

1. "Иҗади эзләнү өчен" хореогроафия номинациясендә кече төркем, «Умырзая» хореография коллективы, Сарман авылы, (җит.Нургалиева Гөлшат)

2. «Иҗатта ихласлык өчен» вокал-соло номинациясендә өлкән төркем, Абдуллина Элина Идел кызы, Җәлил, җитәкчесе Кашапова Рәисә

3. «Иҗади эзләнү өчен» вокал-соло номинациясендә өлкән төркем, Шиһапова Алия Илгизәр кызы, Мортышбаш авылы

4. «Иҗатта ихласлык өчен» конферанс номинациясендә урта төркем, Назырова Рената Рөстәм кызы,  Җәлил (җит. Фәрхетдинов Александр)

Барлык җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар, бүләкләр һәм Казан шәһәрендәге фестивальнең суперфиналына чакыру алдылар. Барлык катнашучыларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм суперфиналда уңышлар телибез!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International