Бу атнада 9 нчы сыйныф укучылары Дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе «Сарман аграр көллияте»ндә очрашуда булдылар. Экскурсия барышында укучыларны уку йортының материаль-техник базасы, аның мөмкинлекләре, студентларының төрле ярышлардагы югары уңышлары, конкурс, бәйгеләрдәге нәтиҗәләре, үзешчән сәнгать өлкәсендәге үрләре белән таныштырдылар. Чыннан да, зурдан алар.
Экскурсия ахырында очрашуны оештыручылар укучыларга алда торган сынауларда уңышлар теләделәр, һөнәр сайлауда теләкне генә түгел, ә хезмәт базарындагы вәзгыятьне дә күз алдында тотарга чакырдылар һәм көллияттәге юнәлешләрне истә тотарга чакырдылар.