"Рәхмәт" акциясе

2021 елның 5 марты, җомга

2020 ел гражданнарның битараф булмаулары һәм ихласлыгы теләсә нинди авырлыкларны җиңәргә ярдәм итәчәген күрсәтте. Ел –конкурентсыз,партнерлык һәм үзара ярдәм елы. Бу елда,  без барын да булдыра алабыз, чөнки без бергә. Язның беренче көннәре- ни өчен һәрберебезнең тормышы элеккегечә булмаячагын, туганнары һәм якыннары белән очрашырга, яраткан урыннарына барып, матур киләчәк турында уйланырга мөмкинлекләр чикләнгән булуы турында искә алырга  менә дигән вакыт.1 нче марттан 5 нче мартка кадәр бөтен ил буенча бер-береңә ярдәм итү буенча гомумроссия акциясе һәм чаралар уза.

Бу чаралар кысаларында, безнең мәктәп укучылары, балалар оешмасы белән берлектә  «Рәхмәт " акциясенә кушылдылар. Бу акциядә катнашып, без һәр кешегә бу катлаулы  елда үз-үзен  саклаган һәм җаваплылык күрсәткән өчен рәхмәт белдерә алабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International