2021 елның 4 мартында «Мәктәп укучылары өчен халык мәдәнияте» Бөтенроссия акциясен тормышка ашыру кысаларында ӨБМБУ «балалар сәнгать мәктәбендә» культпоходка 2 нче урта мәктәпнең, 3 нче «В» класс укучылары чакырылган иде. Сәнгать мәктәбе укытучылары мастер-класслар һәм Татарстан Республикасы рәссамнары күргәзмәсенә экскурсия уздырдылар. Мастер-класста укучылар эшләнмә әйберләр һәм рәсем ясадылар.