Бүген Кәүҗияк төп гомуми белем бирү мәктәбендә Сәламәтлек көне узды. Спорт ярышлары яшь буында сәламәт һәм актив яшәү рәвеше алып бару рухы тәрбияли, аларны физик яктан чыныктыра, шулай ук яз җитүне тоемларга, кәефне яхшыртырга ярдәм итә. Ярышларда укучылар белән бергә мәктәбебез укытучылары да катнашты. Барысы да спорт уеннарында, эстафетада актив катнаштылар, үзләренең җитезлекләрен, көчләрен,оешканлыкларын күрсәттеләр, командадагы иптәшләренә ярдәмгә килделәр. Бу спорт чарасында җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр булмады, э бары һәркем үз-үзен күрсәтте. Бар кеше дә яхшы кәеф һәм бик күп тәэсирләр алды.