Алабуга шәһәрендә мәктәп спорт клублары арасындагы ярышларның республика этабы булды

2021 елның 7 марты, якшәмбе

5-6 мартта Алабуга шәһәрендә мәктәп спорт клублары арасындагы ярышларның республика этабы булды. 16 укучыдан торган "Лидер" клубы йөзү төрендә уңышлы чыгыш ясады. Кызлар командасы -2, егетләребез 3 урынны яулады. Өстәл теннисы буенча 4 урынга лаек булдылар. Ярышта республиканың 16 мәктәп клубы катнашты. Киеренке көрәштә бердәмлек тә, көч тә, оешканлык та сынала. Укучыларга, әти-әниләргә, укытучыларга рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International