Сезне чын күңелдән 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм!
Бәхет, җан тынычлыгы телим. Бу бәйрәмне Сезгә чәчәкләргә күмелеп шатлыклы хисләр белән каршыларга язсын.
Җылылык, наз һәм илһам чыганагы булган хатын-кызны элек-электән кайгыртучанлык, гаделлек һәм мәрхәмәтлелек хисләрен гәүдәләндерүче самими затлар итеп таныганнар.
Бүген дә шул наз һәм илһам, мәхәббәт чишмәләрегезнең тулып торуын, күңелләрегездә һәрвакыт яз булуын телим. Ныклы сәламәтлек, һәрнәрсәдә уңышлар юлдаш булсын. Сезгә һәм якыннарыгызга иминлек, шатлыклы озын гомер телим. Бу матур язгы бәйрәмнең җылысы ел буе йөрәкләрегезне җылытсын!