«Асыл зат син – хатын - кыз!»

2021 елның 9 марты, сишәмбе

8 март көнне Җәлил мәдәният йорты сәхнәсендә Хатын-кызлар бәйрәме узды. Бу көнне барлык игътибар, җылы сүзләр, матур җырлар, дәртле биюләр, чәчәкләр һәм бүләкләр-барысы да аңа, хатын-кызга багышланды. «Җәлил ш.т. п.» МБ башлыгы Р. А. Кәримов кешелекнең гүзәл затларына котлау сүзләрен җиткерде, шулай ук «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы»республика конкурсына йомгак ясалды. Җәлил шәһәр тибындагы бистәнең иҗтимагый тормышында актив катнашканнары өчен мәдәният йорты коллективлары җитәкчеләре: Латыйпова Равия Әхмәдзыевна, «Барсы» хореография коллективы җитәкчесе; Садикова Адилә Айдар кызы, «Карамель» хореография коллективы җитәкчесе; Хисамова Лилия Рөстәм кызы, «Конферанс»төркеме җитәкчесе Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

8 Март-яз, матурлык һәм мәхәббәт бәйрәме! Ә матурлык һәм мәхәббәт булган җирдә, әлбәттә инде, хатын-кыз, бәйрәм концерты да сөйкемле ханымнарга мәхәббәт һәм хөрмәт ноткалары белән сугарылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International