5 март көнне Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Карашай Саклау авыл җирлегендә Карашай-Саклау авылында "Сөйкемле хатын-кызлар өчен"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Карашай -Саклау авыл җирлеге башлыгы Хөсниева В.В. һәм Карашай-Саклау мәктәбе укытучысы Мәхмүтов Н.А. барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котладылар. Шулай ук Сабирҗанов Миргасим хатын-кызларны гармун һәм курай җырлары белән сөендерде . 7 март көнне Чураш авыл мәдәният йортында "Бишебезгә 400 яшь" дип исемләнгән бәйрәм кичәсе булып узды. Концерт программасы үзе турында якты, кояшлы, бәйрәм кәефе калдырды. Бәйрәм чәй өстәле артында тәмамланды.