Бәйрәм белән

2021 елның 9 марты, сишәмбе

Язның беренче бәйрәме – 8 нче Март якынлаша. Укучылар котлауларын стена газеталары, концерт номерлары аша җиткерергә ашыктылар. Шунысы куандыра: хатын-кызлар бәйрәменә әзерлекне егетләребез үз өсләренә алганнар. Күпчелек музыкаль сәлам алар исеменнән яңгырады. Афәрин. 
Барлык  әбиләрне,  әниләрне,  кызларны, мәктәбебез ветераннарын бәйрәм белән тәбрик итәбез. Ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге телибез. Яз барыбызга яңа уңышлар алып килсен. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International