Рәхмәт хатлары белән бүләкләү

2021 елның 9 марты, сишәмбе

7 нче март көнне «Җәлил гимназиясе»ндә бәйрәм табыны артында Җәлил гимназиясе администрациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды. Гимназия директоры Булатова Г. Н. хезмәттәшләрен халыкара хатын-кызлар көне белән котлады. Бәйрәм уңаеннан төрле бәйгеләрдә җиңүче укытучылар һәм ашханә хезмәткәрләре Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Моннан тыш, “Төз атучылар” кичә узган атучылар конкурсында җиңүчеләргә һәм призерларга да грамоталар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International