3 нче санлы «Аленушка» балалар бакчасында «Татар әкиятләре һәм мультфильмнары геройлары» дигән балалар һәм ата-аналарның уртак эшләре конкурсы узды. Конкурсның бурычлары: балаларны татар халык әкиятләре һәм мультфильмнары белән таныштыруны дәвам итү; балаларны сәнгать иҗатына тарту; рәсемнәрдә ошаган әкият һәм мультфильмнар эпизодларын тапшыру. Җиңүчеләр дипломнар белән бүләкләнде.