"Җәлил гимназиясе"ндә ел саен үткәрелә торган "Дан минуты" талантлар конкурсы үткәрү традициягә әйләнде. Конкурс 2 этапта уза: урта һәм өлкән буын. 10нче март көнне урта буын укучылары үзләренең чыгышларын күрсәттеләр. Балалар рәхәтләнеп үзләренең сәләтләрен һәм талантларын күрсәттеләр: җырладылар, биеделәр, шигырьләр сөйләделәр. Конкурста катнашучылар бик дулкынланды. Әмма дулкынлануны җиңәргә сыйныф җитәкчеләре һәм сыйныфташлары актив ярдәм итте. 11нче март көнне бәйге өлкән буын өчен үткәрелә. Конкурста катнашучыларның барысына да уңышлар һәм җиңүләр телибез!