Бүген безнең мәктәптә “Озын толым” бәйгесе үтте.

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

Бүген безнең мәктәптә  “Озын толым” бәйгесе үтте. Татар кызлары элек-электән чибәрлекләре, тыйнак, уңган, озын толымлы булулары белән дан тотканнар. Кызларның матурлыгы, зиннәтлеге, сафлыгы толымына карап беленә, ди халык. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер – гомергә тезләренә кадәр чәч үстергәннәр. Озын чәчле кызлар элек тә, хәзер дә ихтирамга лаек.

Безнең мәктәп кызлары да сынатмады: үзләре белән таныштырдылар, һөнәрләрен күрсәттеләр. “Иң озын толымлы” кыз булып Солтанова Зөлфия, ә гомуми баллар буенча җиңүче итеп Сираева Зилия танылды. Котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International