Музей яңалыклары

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 7 нче сыйныф укучылары белән “Сугыш чоры хатын-кызлары” дигән темага чара  узды. Ул үзешчән композитор Якупова Гөлнара Рәис кызының Вәсимә Хәйруллина сүзләренә язылган “Чураш авылы” җыры белән башланып китте. Автор-башкаручы укучылар белән барган әңгәмәне иҗади яктан баетты. Музей хезмәткәрләре укучыларга  сугыш чорында  хатын-кызлар, үсмерләр тормышы, аларга кичерергә туры килгән авырлыклар хакында аңлаттылар. Гимназиянең музей коллективы һәм Сарман Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее бик тыгыз элемтәдә эшли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International