Иске Минзәләбаш мәктәбендә “Җәлил чаткылары” иҗат-әдәби берләшмәсе әгъзалары белән очрашу узды.
Мәктәп музеенда экскурсия уздырылды. ХХ гасырда авыл халыкы тормышы күренеше сәхнәләштерелеп күрсәтелде. Татар теле һәм халык бердәмлеге кысаларында татар теле һәм рус теле укытучылары мастер-класс күрсәттеләр.
Рәис Кәлимуллин, Гафифә Гаффарова, Әнисә Минһаҗева, Рәйсә Камалиева, Эльвира Ихсанова, Расиха Гыйльфанова, Халисә Шәйдуллина балаларны иҗатлары белән таныштырдылар, “Җәлил чаткылары” берләшмәсенең эшчәнлеге турында сөйләделәр.
Очрашу бик күңелле һәм кызыклы үтте.