Бүген Кәүҗияк авылы тыл ветераны Зарипова Хөмәйрә Нигматҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлева котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов котлауларга кушылды, юбилярга исәнлек-саулык, якыннарының хөрмәтен теләде.