Бүген, 2021 елның 11 мартында Җәлил балалар сәнгать мәктәбе «Юзлибаева исемендәге Җәлил музыка мәктәбе» муниципаль бюджет белем бирү учреждениесе кунакларын, укытучыларын һәм укучыларын җылы кабул итте. Алар Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге әгъзаларының Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышланган «Халык горурлыгы – аның теле» дип аталган картиналар күргәзмәсендә булдылар. Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гильмутдинова Гөлзирә Мөхтәр кызы һәм сәнгать укытучысы Илюхина Татьяна Владимир кызы танып-белү экскурсиясе үткәрделәр, тәкъдим ителгән эшләрнең сәнгать үзенчәлекләре турында сөйләделәр. Кунаклар РТ рәссамнары иҗаты турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр һәм эстетик ләззәт кичерделәр.