Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны кисәтү, хокукый белемнәрне пропагандалау һәм мөстәкыйль рәвештә җаваплы карар кабул итү күнекмәләрен булдыру максатыннан, 2021нче елның 10нче мартында Җәлил гимназиясе актлар залында 3-4нче сыйныф укучылары белән балигъ булмаган балалар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны кисәтү буенча инспектор Газизуллина Рамилә Риф кызы белән очрашу булып узды. Ул укучыларга балигъ булмаган балаларның хокуклары, бурычлары һәм җаваплылыгы турында сөйләде. Әңгәмә барышында балаларга «хокук бозу» һәм «җинаять» төшенчәләре, аларның төрләре аңлатылды. Балигъ булмаганнарны ОДНга профилактик учетка кую өчен нигезләр каралды, балигъ булмаганнарның хокукка каршы гамәлләре өчен җаваплылыгы арта.