Мортыштамак төп гомуми белем бирү мәктәбендә шахмат зонасы ачылды

2021 елның 12 марты, җомга

Мортыштамак авыл җирлеге башлыгы Һадиуллин И.Н., депутатлар фракциясе әгъзасы Хафизов М. М. безнең мәктәптә булдылар. Биредә «Мәгариф»милли проекты кысаларында шахмат зонасы ачу тантанасы булды. «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге комиссиясе тарафыннан ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә милли проектларны тормышка ашыруда ярдәм итү буенча инициативалы Проект республиканың барлык мәктәпләрендә дә шахмат зоналары булдыруны күздә тота. Проектның максаты - балаларның шәхси һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар булдыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International