2021 ел Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы буларак уза.
12 март Сарман район мәдәният йортында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Халык мәгарифе отличнигы,Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Рафаил Төхфәтуллин исемендәге премия иясе, фронтовик - шагыйрь, якташыбыз Әзһәр Габидинең «Күлдәвектә кояш көлә» дип исемләнгән, балалар өчен нәшер ителгән, өр-яңа китабын тәкъдир итү кичәсе үтте. Китап «Татнефть» Хәйрия фондының, “Рухият” программасы ярдәме белән дөнья күрде.
Бу көнне аны олылап мәктәп укучылары, укытычылар, китапханәчеләр, чордашлары, балалары, аның иҗатын үз итүчеләр Әлмәт, Яр –Чаллы, Казан кунаклары да килгән иде.
Кичәдә катнашучыларны иң беренче район Башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова сәламләде. Кичәдә СССР Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәйрүзә Мөслимова, «Рухият» программасы һәм «Яз» нәшриятының сәнгать мөхәррире Рамиль Миңнуллин катнашты. Якташыбыз –күп премияләр,шул исәптән Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова Әзһәр ага белән бәйле истәлекләрен яңартты. Татарстан язучылар берлегенең Чаллы бүлекчәсе җитәкчесе Факил Сафин, Сарманда яшәп иҗат итүче шагыйрь, академик, Татарстан Язучылар берлеге әгъзәсе, тарихчы, галим Дамир Гарифуллин, шагыйрь, аның иҗаты белән бәйле хатирәләргә тукталдылар.
Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен Сарман урта мәктәбе укучылары укыдылар, аның сүзләренә язылган җырларны Гөлнара Якупова һәм Илһам Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» вокаль ансамбле башкардылар.
Фойеда Әзһәр Габиди иҗатына багышланган «Көч, дәртемне, илһамымны алам, Сарман, синнән – туган җиремнән» исемле китап күргәзмәсе эшләде, анда шулай ук аның шәхси әйберләре дә урын алган иде. Район үзәк китапханәсе директоры очрашуда катнашучыларга рәхмәт белдерде, укучыларга истәлек бүләкләре тапшырды. Кичәне әзерләде һәм алып барды Сарман үзәк һәм балалар китапханәсе хезмәткәрләре.