Кәүҗияк авылы тыл ветераны Зарипова Хөмәйрә Нигматҗан кызы 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбилярны район Советы Аппараты җитәкчесе Юлия Исмәгыйлова котлады. Ул Россия Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, район Башлыгы Фәрит Хөснуллинның истәлекле бүләкләрен тапшырды. Кәүҗияк авыл җирлеге башлыгы Фиргат Хөснетдинов котлауларга кушылды, Хөмәйрә Нигматҗан кызына исәнлек-саулык, якыннарының кадер-хөрмәтендә яшәвен теләде.