Бүген Казан шәһәренең "Локомотив" спорт комплексының чаңгы базасында, Яңа Юдино бистәсендә, Татарстан Республикасының 2021 елгы муниципаль хезмәткәрләре спартакиадасы исәбенә чаңгы ярышлары узды.
Сарман муниципаль районы командасы чаңгы ярышлары, муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасында гомуми зачетта 6 нчы урынны алды.
Командага катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез һәм котлыйбыз!