12нче март көнне Яр Чаллы шәһәренең 39нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында чит телләрдә мәктәп театр коллективларының «SCHOOL PERFOMANCES» фестиваль-конкурсының зона этабы узды. Сарман районыннан чит тел укытучысы Миннәхмәтов Р.Ф. җитәкчелегендә Җәлил гимназиясе укучылары командасы О.Уайльдның «Кентервилльское привидение» әсәреннән сценка күрсәттеләр. Балалар театр сәнгатендә чын талант күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре соңрак игълан ителәчәк.