Чираттагы спорт җиңүе

2021 елның 13 марты, шимбә

Район мәктәпләре арасында узган биатлон буенча ярышлардан мәктәбебез командасы чираттагы җиңү белән кайтты. Ярыш 2021 нче елның 12 нче мартында Зур Нөркәй урта мәктәбендә уздырылды. Анда барлыгы 10 команда катнашты һәм призлы урыннар өчен көрәште. 2 кыз һәм 2 егет составындагы командабыз иң яхшы нәтиҗәне күрсәтте һәм 1 нче урынны яулады.  Спортчы укучыларны һәм тренерны котлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International