Музейда булу

2021 елның 16 марты, сишәмбе

Бүген  6 нчы В сыйныфы укучылары Мәдәният Сараенда урнашкан  Хезмәт Даны музеена бардылар. Сыйныф җитәкчесе Ләйсән Әнвәр кызы Галиева  җитәкләгән укучылар  Җәлил бистәсе тарихы һәм аның белән бәйле кешеләр турында  белделәр. Кайбер экспонатлар аеруча кызыксыну уятты, шуңа күрә укучылар үзләренең сорауларын  музей җитәкчесе Альмира Әнәс кызы Галиәхмәтовага яудырдылар. Ә ул, үз чиратында, һәр баланың соравына төгәл итеп җавап бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International