"Май чабу" бәйрәме - кыш азагы һәм яз башы символы. 14нче март көнне Җәлил поселогы мәдәният йорты янында бу вакыйгага багышланган халык күңел ачулары узды. Тәмле коймак, театраль тамаша һәм зур конкурс программасыннан башка узмады. Җәлил гимназиясе коллективы әлеге чарада актив катнашты. Халык күңел ачу традицион рәвештә карачкы яндыру белән тәмамланды.