2021 нче елның 17 нче мартында Сарман гимназиясендә "Кырым язы" чарасы өч яшь гражданга тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру белән башланып китте. Паспортларны Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Вәлиев Фәндәс Әнәс улы тапшырды. Аннары чараны тарих укытучысы Кашапова А.М. дәвам итте, ул укучыларга Кырым ярымутравының тарихы турында сөйләде.