Мортыштамак авылы музеенда очрашу

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

17 март көнне Бөек Ватан сугышы һәм Хезмәт даны музеенда мәктәп укучыларының хезмәт ветераннары Галиева Саҗидә һәм Ногманова Тәзкирә белән очрашуы булды. Ветераннар үзләренең хезмәт казанышлары турында сөйләделәр һәм музейга үзләренең хезмәт бүләкләрен тапшырдылар. Музей хезмәткәре Җәлилова Миләүшә Таһриф кызы кызыклы һәм танып-белү очрашуын оештырды һәм алып барды. Укучылар ветераннарга үз сорауларын бирделәр, ә ветераннар аларга бик теләп җавап бирделәр. Очрашудан соң барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International