Бүген район Советының утырышлар залында Сарман муниципаль районының гадәттән тыш хәлләр комиссиясе утырышы узды.
Утырышны Башкарма комитет җитәкчесе Фәндәс Вәлиев алып барды. Көн тәртибенә 2 мәсьәлә кертелгән иде. "Сарман муниципаль районы торак секторында 2021 елда янгыннарны кисәтү чаралары турында" гы мәсьәлә буенча шулай ук Сарман муниципаль районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге начальнигы Радик Госманов чыгыш ясады.Аннан соң "социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә һәм ялгыз өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар яши торган шәхси секторда, социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгын профилактикалау турында" гы мәсьәлә белән "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге директоры Гөлнара Хуҗина таныштырды.