Җәлил 4 нче санлы «Кызыл Калфак» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалар һәм тәрбиячеләр балалар китапханәсендә экскурсиядә булдылар

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Балаларның китапханә турындагы белемнәрен тулыландыру максатыннан, 2021 нче елның 17 нче мартында Җәлил бистәсенең балалар китапханәсенә экскурсия оештырылды. Балалар китапханәченең сөйләвен зур кызыксыну белән тыңладылар. Ул балаларны китаплар, журналлар, китап саклау урыннары белән таныштырды, китаплар белән дөрес эш итү турында сөйләде. Шулай ук балалар китапханә китапларыннан файдалану кагыйдәләре белән таныштылар: китапханәгә ничек язылырга, китапларны ничек сайларга, абонементта һәм уку залында үзеңне ничек тотарга. Балалар зур кызыксыну белән искиткеч бизәлгән китап киштәләрендэге китапларны карадылар. Китапханә хезмәткәрләре балалар белән "табышмакларга җавап бир"дип исемләнгән викторина үткәрде. Саубулашканда балалар китапханәгә кабат даими йөриячәкләре турында әйттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International