Музей яңалыклары

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Сарман гимназиясенең Х.Хәйруллин исемендәге туган якны өйрәнү музеенда 10  нчы сыйныф укучылары өчен «Мәрьям һәм Шәмсия Галләмоваларның иҗат һәм тормыш юллары» дип исемләнгән әңгәмә  үтте. Ул якташларыбыз, беренче "Туган тел" дәреслекләрен эшләүче, педагог Мәрьям Шакир кызы, аның туганнары, педагоглар Шәмсия, Фатыйма Галләмоваларның  тормыш һәм хезмәт юлларына багышланган иде. Әңгәмә барышында  Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музее фондыннан Мәрьям Галләмованың дәреслекләре, методик эшләнмәләре күргәзмәсе эшләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International