Бүгенге сыйныф сәгатьләре мөһим тарихи вакыйгага – Кырымның Россия белән белән кушылуына багышланды. Тәрбия чарасының максаты: илебез тарихына хөрмәт, киләчәгенә ышаныч, үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү, гражданлык активлыгын үстерү.
Мәктәп китапханәсендә «Россия һәм Кырым – тагын бергә» дип исемләнгән китап күргәзмәсе, «Бер ил – бер халык» дип аталган мәгълүмати стенд әзерләнде. 5 нче сыйныф укучылары арасында «Минем туган илем» исеме астында рәсем конкурсы оештырылды.