«Сандугач сайрар илем»

2021 елның 17 марты, чәршәмбе

«Сандугач сайрар илем» балалар һәм яшүсмерләр иҗаты төбәк фестивале «Татнефть» хәйрия фондының «Рухият»программасы инициативасы белән ел саен үткәрелә. Быел ул 24 тапкыр узды. «Хореография» номинациясендә «Апрель» халык бию ансамбле (җитәкчесе В.Гамирова) һәм «Карамель» хореография коллективы (җитәкчесе А. Садикова) катнашты. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча алар III дәрәҗә лауреат булдылар. Без тәрбияләнүчеләрне, аларның остазларын әлеге лаеклы бүләк белән чын күңелдән котлыйбыз! Яңа иҗади уңышлар һәм җиңүләр телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International