И. Г. Шакиров исемендәге Сарман балалар сәнгать мәктәбе укучылары «Сандугач сайрар илем» XXIV региональ балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваленең «Художественное творчество», «Исполнители на народных инструментах», «Хореография» номинацияләрендә көч сынаштылар.
Һәр катнашучының чыгышын, ә алар бихисап күп иде, җентекләп күзәтеп җюри әгъзалары үз бәясен бирде.
Сарманлылар сынатмадылар: «Художественное творчество» номинациясендә- Сибгатуллин Малик һәм Сибгатуллин Аслан (җитәкчеләре Хаертдинов Айдар Мисбах улы) 3 дәрәҗә лауреатлары, «Исполнители на народных инструментах» номинацияседә- Гайсин Реналь (җитәкчесе Гадеев Мөнир Тәлгат улы) 2 дәрәҗә лауреты, «Хореография» номинациясендә “Умырзая” бию төркеме (җитәкчесе Нургалиева Гөлшат Вәсит кызы) 2 дәрәҗә, “Жасмин” бию төркеме (җитәкчесе Хайбрахманова Миләүшә Фәрит кызы) 3 дәрәҗә лауреатлары исемнәренә лаек булдылар.
Фестивальдә җиңүчеләрне котлыйбыз һәм яңа иҗади уңышлар телибез!!!