“Туган телем - әткәм-әнкәмнең теле”. Әдәби кичә

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге кысаларында 17нче март көнне Җәлил посёлок китапханәсендә “Туган телем - әткәм-әнкәмнең теле”дип исемләнгән әдәби кичә узды.Туган телебез - иң кадерле байлыгыбыз.Дөньяны танып белүебез туган телебез аша килә.Дөнья буйлап татар халкы сибелеп яши.Милли бизәкләр,гореф-гадәтләр,йолалар-татар халкының аерылгысыз билгесе.

Кичәдә 1нче санлы Җәлил мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары катнашты.Кичәбезнең кунагы- “Кызыл каурыйлар”, “Җәлил чаткылары” әдәби берләшмәләре әгъзасы, “Тәгәрәде гомер йомгагым”исемле китап авторы Хәбибуллина Фәйрүзә Фәррәхетдин кызы булды.Укучылар татар телебезнең байлыгы,халкыбызның матур йолалары турында мәгълүмат, рухи азык алдылар.Кичә халкыбызның милли уеннары белән бергә үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International