"Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

18 март көнне МБББУ "Җәлил гимназиясе" базасында "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе узды. Анда Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р. А., мәгариф бүлеге җитәкчесе Сабиров Ә. З., мәгариф бүлеге җитәкчесе урынбасары Хуҗин Р. И., Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. И., мәктәп директорлары һәм ата-аналар катнашты. Катнашучылар имтихан үткәрү пунктына керү контрольлегенең ничек башкарылганын, имтихан эшләренең  ничек басылганын, шулай ук сканерлануын шәхсән үз күзләре белән күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International