«Ата-аналар тарафыннан БДИ тапшыру көне" Бөтенроссия акциясе

2021 елның 18 марты, пәнҗешәмбе

18нче март көнне «Җәлил гимназиясе» базасында "Ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне" акциясе узды. Анда  Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова И. Р., Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Р. А., мәгариф бүлеге житәкчесе Сабиров Ә. З., мәгариф бүлеге житәкчесене урынбасары Хуҗин Р.И., Җәлил бистәсе муниципаль берәмлеге депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. И., мәктәп директорлары һәм ата-аналар катнашты. Катнашучылар имтихан үткәрү пунктына керү, биремнәрнең  басылып чыгуын, имтихан эшләрен сканер аша үткәрүне шәхсән үз күзләре белән күрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International