18 март көнне Бөтенроссия акциясе кысаларында Җәлил гимназиясе базасында "ата-аналар тарафыннан бердәм БДИ тапшыру көне"узды. Бу ата-аналарга БДИда катнашу, имтихан кагыйдәләре һәм процедурасы белән танышу өчен уникаль мөмкинлек бирде. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сәхипова Индира Рәис кызы, Сарман районы мәгариф идарә җитәкчесе Сабиров Әлфәт Зыятин улы, Җәлил бистәсе башлыгы Кәримов Рәфыйк Әзһәм улы,мәгариф идарә җитәкчесенең урынбасары Хуҗин Ришат Илшат улы, муниципаль округ депутатлары Кучумова А. Н., Илдаров А. и., шулай ук Сарман районының мәктәп директорлары катнашты.