Җәлил бистәсенең 4 нче «Кызыл Калфак» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр «Нәүрүз» бәйрәмен билгеләп үттеләр

2021 елның 19 марты, җомга

Нәүрүз - татар халкының иң матур, көтеп алынган бәйрәмнәренең берсе. 4 нче номерлы "Кызыл Калфак" балалар бакчасында балалар да "Нәүрүз"бәйрәмен күңелле итеп билгеләп үттеләр. Балаларга кунакка Кыш бабай белән Нәүрүз бикә килде. Алар үзара ярыштылар, Нәүрүз бикә җиңде. Балалар да уйнадылар, җырлар җырладылар, Яз һәм Нәүрүз турында шигырьләр сөйләделәр. Мондый фольклор бәйрәмнәр халыклар арасында дуслыкны сакларга ярдәм итә, туган телгә мәхәббәт һәм кызыксыну тәрбияли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International