Үсеш ноктасы

2021 елның 19 марты, җомга

«Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профиль белем бирү үзәге базасында өстәмә белем бирү программаларын гамәлгә ашыру турында килешү нигезендә, Петровка Завод урта мәктәбендә технология укытучысы Нуртдинов Р.Р. Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары белән робот техникасы буенча дәрес үткәрде. Укучылар роботларның төрләре, аларның эш принциплары белән таныштылар, алар белән идарә итүне сынап карадылар. Укучыларда 3D принтер зур кызыксыну уятты. Ә VR-күзлек 3D-видео карау  һәм уеннарда эффект булдыру өчен кулланыла. Шахмат зонасында булганда, укучылар үзләрен шахмат уенында сынап карадылар. Гомумән алганда, Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбе укучыларында үткәрелгән чарада күргәннәрдән   яхшы тәэсирләр  калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International