Дуслык бәйрәме

2021 елның 19 марты, җомга

  Кәүҗияк  төп  гомуми  белем бирү  мәктәбендә Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге  елына  багышланган  ачык чара узды. Укучылар милли   киемнәрдә  татар, рус, башкорт, украин һәм башка халыкларның  мәдәнияте, милли кыйммәтләре  турында  сөйләделәр. Аларның  чыгышлары беркемне дә битараф  калдырмады, милләткә һәм дингә карамастан  һәрвакыт уртак тел табып, дус-тату яшәргә була икәнен аңларга ярдәм  итте. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International