Март аенда Казан шәһәрендә бокс буенча укыту-тренировка җыеннары оештырылды, анда "2 нче спорт мәктәбе" МБУнең бокс бүлеге шәкерте Әхмәтшин Әмир чакырылган иде. 18 мартта сайлап алу ярышлары узды, алар нәтиҗәләре буенча Әмир 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында бокс буенча Идел буе федераль округы Беренчелегендә катнашу өчен Татарстан Республикасы җыелма командасы составына кертелде.